Хәвеф-хәтәр
28 Декабря 2025, 20:38

Русиядән качкан егет сөйгәнен Мисырга китәргә үгетләгән

Көннәрдән беркөнне Виктория өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Ясалма фәһем.Ясалма фәһем.
Фото:Ясалма фәһем.

Русиядән качкан 18 яшьлек егет сөйгән кызын гаиләсенә каршы котырткан һәм аны  туганнарыннан яшерен рәвештә Себердән  Мисырга очып килергә үгетләгән.

“Газета.Ru” язуынча, 18 яшьлек Виктория бу егет белән чыгарылыш сыйныфларда танышкан һәм аның йогынтысына бирелеп, үзен сәер тота башлаган. Ул университетта укудан баш тарткан һәм ябык киемнәр кия башлаган. 23 декабрь көнне ул, үзенең һәм әти-әнисенең барлык  булган акчаларын җыйнап, өйдән качкан.  Аның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

Аның Мәскәүдә булуы ачыкланган. Ата кеше кызы артыннан киткән. Яшь кыз җәен үк Русиядә яшәргә кирәкми дип Мисырга киткән егет янына китәргә уйлаган. Егет Русиягә кагылышлы уй-фикерләрен Викториягә дә тагып маташкан.

Хәзер инде Виктория өйдә, әмма аңа әлегә  телефонын бирмиләр. Викториянең сөйгәне аның гаиләсе турында фейк хәбәрләр тарата. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас