Хәвеф-хәтәр
28 Декабря 2025, 20:31

Русия Covid-19дан куркынычрак яңа эпидемияләргә әзер

Тагын халыкны куркыталармы?

Русия яңа эпидемияләргә әзер. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова  “Москва. Кремль. Путин” тапшыруында Павел Зарубинга шулай дип белдерде.

“Без эпидемияләргә күпкә әзеррәк, һәм без шундый кыйммәт бәягә түләнгән барлык дәресләрне алыр өчен, һәм киләсе юлы  җитди чирләрне чикләүләрсез, системалы чараларсыз, икътисад өчен хәвефләрсез һәм тәү чиратта гражданнарыбызның гомере һәм сәламәтлеге өчен хәвефләрсез җиңә алыр өчен барысын да эшлибез”, – диде баш санитария табибы.

Августта Попова Русиядә яңа COVID-19 пандемиясе барлыкка килү ихтималы аз дигән иде. Аның сүзләренчә, вирус бик тә һәлакәтле булган, ләкин акрынлап  ул мутация кичергән  һәм популяциягә җайлаша башлаган. Хәзер ул сезонллар исәбенә күчте, дип билгеләде белгеч.

Моннан алда ведомство башлыгы хәвефле Гонконг гриппы белән авыручылар саны артачак дигән иде. Ул аңлатуынча, кешеләр авыру симптомнары вакытында табибларга вакытында мөрәҗәгать итмичә моны бәйрәмнәрдән соң, чир көчәйгәч кенә эшләячәк. Шул ук вакытта Попова билгеләп үтүенчә, Роспотребнадзор ОРВИ һәм грипп белән бәйле хәлне контрольдә тоту өчен барысын да эшли. 

Чыганак: lenta.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас