Хәвеф-хәтәр
29 Декабря 2025, 10:14

Нәни кыз ваннада тончыгып үлгән

Флорида штатында 1,5 яшьлек бала кайнар ваннада йоклап киткән әтисе кулында һәлак булган. Бу хакта The Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.  

Нәни кыз ваннада тончыгып үлгәнНәни кыз ваннада тончыгып үлгән
Нәни кыз ваннада тончыгып үлгән

Фаҗига 13 декабрьдә, арендага алынган торакта була. Ир-ат монда гаиләсе белән Вашингтоннан килгән. Тикшерү версиясе буенча, 33 яшьлек Рейнард Хаф ваннада 15-20 минут булган, ә уянгач, кызы Азариянең аңсыз булуын күрә.

Табиблар тырышлыгына карамастан, бала дәваханәдә вафат булган.

Полиция, фаҗига алдыннан әти кеше алкоголь эчкән һәм наркотиклар кулланган һәм шуның аркасында йоклап киткән булырга мөмкин, дип ышандыра.

Рейнард Хафны кулга алганнар, ваемсызлыкта һәм баланы алдан уйламыйча үтерүдә гаепләгәннәр. Аңа 30 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас