+20 °С
Облачно


Фаҗига 21 декабрьдә кичке 19:35 сәгатьтә Кикнур – Шапта юлында булган. «Лада Гранта» йөртүчесе 10 яшьлек малайны машинага тагылган тюбингка утыртып йөрткән.
Шулвакыт юлга Lifan машинасы килеп чыккан. Аның йөртүчесе баланы күрмәгән һәм таптаган.
«Фаҗига нәтиҗәсендә бала үлгән», – диелә ведомствоның телеграм-каналында.
Чыганак: Интертат
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча идарәсе