Хәвеф-хәтәр
26 Декабря 2025, 14:45

Фатирда ана һәм бала мумияләрен тапканнар

Бер түгел, ике кеше үлгән, әмма аларның язмышы белән кызыксынучы булмаган. 

Красноярскида Парашютная урамындагы бер фатирда ана һәм бала мумияләрен тапканнар. Гәүдәләрдә криминаль характердагы билгеләр табылмаган. Бу хәлнең шартларын билгеләү өчен суд-медицина экспертизалары билгеләнгән.

Kras Mash Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча,  сүз  шәһәр балалар бакчаларының берсендә эшләүче 43 яшьлек хезмәткәр турында бара. 6 яшьлек бала балалар бакчасына йөрми башлагач, педагоглар күпмедер вакыт аның язмышы белән кызыксынмаган.

Гаиләне күршеләр зарлануыннан соң тапканнар – алар стеналар туңуына карата канәгатьсезлек  белдергән. Соңрак моның сәбәбе  күрше фатирда ачык калган тәрәзәдә булуы  ачыкланган. Шунда мумияләргә тап булганнар да инде.

Тикшерүчеләр фатирда хатын-кыз һәм аның улының гәүдәләрен табу очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.

Шулай ук тикшерүчеләр РФ Җинаять кодексының 293 маддәсе (“Ваемсызлык”) буенча профилактика системасы органнарының вазифа биләүчеләренә карата тикшерү үткәрә, алар озак вакыт балалар бакчасына йөрми башлаган малай язмышы белән кызыксынмаган. 

Ходай күрсәтмәсен инде, бер түгел, ике кеше үлгән, әмма аларның язмышы белән беркем кызыксынмаган... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас