Хәвеф-хәтәр
24 Декабря 2025, 04:50

Яшүсмер әнисен пычак белән кадап үтергән һәм энесенә һөҗүм иткән

Яшүсмер әнисен пычак белән кадап үтергән һәм энесенә һөҗүм иткән, бәхеткә, бала исән калган.

Яшүсмер әнисен пычак белән кадап үтергән һәм энесенә һөҗүм иткәнЯшүсмер әнисен пычак белән кадап үтергән һәм энесенә һөҗүм иткән
Яшүсмер әнисен пычак белән кадап үтергән һәм энесенә һөҗүм иткән

Сочида 17 яшьлек яшүсмер үз әнисен үтерүдә һәм кече энесенә һөҗүм итүдә шикләнәләр, дип хәбәр иттеләр Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү комитетында.

Фаҗига 22 декабрь кичендә була. Балигъ булмаган бала кухняда пычак алып, берничә тапкыр әнисенә кадый. Хатын урында ук үлә. Шуннан соң яшүсмер урамда булган энесен өенә чакыра һәм аның корсагына пычак белән кадый. Бала фатирдан чыгып, ярдәм сорап күршеләренә мөрәҗәгать итә алган, бу аның гомерен саклап калган. Аны дәваханәгә салганнар.

Һөҗүм итүченең гәүдәсен җинаять урынында тапканнар. Урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас