

Иркутск өлкәсендә Байкал күлендә төпкел Онгурен авылына мәет җирләргә кайтып баручы машиналар – 20 градус салкында кар көртләрендә баткан һәм ике тәүлек диярлек кар тоткынлыгыннан котыла алмаган. Бу хакта “Первый Байкальский” яза.
Басма хәбәре буенча, 18 декабрь көнне 3 машина юлга чыккан, әмма буранга эләккән һәм метрлы кар көртләрендә баткан. Нәтиҗәдә кар тозагына эләккән 18 кешегә (араларында картлар һәм балалар да булган) машиналарда кунарга туры килгән. Туңып үлмәс өчен машиналарны гел эшләтеп торганнар.
Онгурен авыл биләмәсе депутаты Алексей Забалов журналистларга сөйләвенчә, баткан машиналарга ярдәмгә шунда ук җирле халык ашыккан. “Шул ук төндә трактор ярдәмгә чыкты, әмма ул ватылды, аның артыннан икенче трактор чыкты, ул машиналарны көрттән чыгара алган. Беренче трактор ватылмаса, без аларны шунда ук сөйрәп чыгарыр идек. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары да килеп җитә алмады”, – дип сөйләгән каза турында А.Забалов.
Онгуренга бердәнбер гравий юл салынган, машиналар шунда баткан. Тик кышын ул үтә алмаска әйләнә, шуңа халык авылга кадәр Байкал бозы өстеннән баруны өстен күрә, Забалов сүзләренчә, җирле халык аны хәвефсезрәк дип уйлый.
Чыганак: lenta.ru