Хәвеф-хәтәр
24 Декабря 2025, 04:56

Бу ике аккош язмышы куркыныч астында

Подмосковьеда аккошлар салкыннан һәлак булырга мөмкин. Шәһәр хакимияте әлегә берни эшләми.

Бу ике аккош язмышы куркыныч астындаБу ике аккош язмышы куркыныч астында
Бу ике аккош язмышы куркыныч астында

Подмосковьед бозлы суда ак һәм соры аккош калган.  Салкыннар башлангач, кошларның туңу куркынычы бар. Белгечләр сөйләгәнчә,соры аккош — гадәттәгедән соңрак дөньяга килгән. Шуның аркасында ул кышларга вакытында оча алмый һәм төбәктә кала.

Аккошның агы, аның әнисе дип исәпләнә, ул елгадан чыкмый һәм, кискен суытуга карамастан, кош баласы янында тора.

Урындагы халык шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать иткән инде. Хәбәрне Экология бүлегенә тапшырдылар, әмма аккошларны коткару буенча конкрет чаралар әлегә күрелмәгән.

Кошларның язмышы сорау астында кала.

Чыганак: Рен ТВ

Бу ике аккош язмышы куркыныч астында
Бу ике аккош язмышы куркыныч астында
Бу ике аккош язмышы куркыныч астында
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас