Сүз кровать өстендәге погремушкалар турында бара.
SHOT ПРОВЕРКАга билгеле булуынча, баланың күзләре өчен аның йөзеннән 20-30 сантиметр ераклыкта эленеп торган уенчыклар аеруча хәвефле. Күрү шул ераклыкка даими рәвештә тупланса, күз мускулларының эше бозыла. Офтальмологлар уенчыкларны сабыйның баш очында озак калдырырга киңәш итми.
Әгәр балада күзнең кылыйлану билгеләре барлыкка килсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта баланың күзләр белән булган башка проблемалары үсүе белән акрынлап бетәргә мөмкин, мәсәлән, җиңелчә якыннан күрмәү төзәлергә мөмкин.
"Физиологик үзенчәлекләрнең бер өлеше чыннан да яшь белән үзгәрә, ләкин югары якыннан күрмәү, ерактан күрмәү, астигматизм, кылый күзлелек яки амблиопия үзаллы рәвештә узмый. Киресенчә, күзләр белән булган проблемаларга игътибар итмәү, бу мәсьәләдә тоткарлану күрү дәрәҗәсенең тотрыклы кимүенә китерергә мөмкин", – дип сөйләгән Пирогов университетының офтальмология кафедрасы доценты Татьяна Павлова.
Чыганак: SHOT ПРОВЕРКА Телеграм-каналы.