Хәвеф-хәтәр
23 Декабря 2025, 14:08

7 яшьлек малай, "Чоко пай" ашап, чак кына үлемнән калган

Әнисенә шалтыратып өлгерүе аны коткарган. 

Уфада Choco Pie ашаган беренче сыйныф укучысы Квинке шешенүеннән үлә язган. Балада көчле аллергия ачыкланган.

SHOT ПРОВЕРКАга билгеле булуынча, 7 яшьлек малай өйдә ялгызы булганда әлеге печеньены ашаган. Аның тәне шунда ук  кып-кызыл тимгелләр белән капланган, ул тончыга башлаган. Асфиксиядән баланы әнисенә шалтыратып өлгерүе коткарган: ана кеше, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртып, үзе дә җан-фәрманга өйгә кайтып җиткән. Госпитализация моментына баланың йөзе зәңгәрләнә башлаган инде. Табиблар аны ашыгыч рәвештә кислородка тоташтырган һәм реанимациягә салган.

Малай кечкенәдән аллергиядән җәфаланган булган. Сабый бәләкәй чагыннан ук тәм-томнар ашамаска күнеккән, үзе белән  махсус дару йөрткән. Әмма мәктәптә сыйныфта  туган көннәргә “чокопай”лар тараталар икән. Малай аларны әнисе янәшә булганда ике тапкыр ашап караган, бар да яхшы булган. Әмма өченче тапкыр ашаганда организм аллергия реакциясе биргән.

Бүгенге көндә бала гомеренә берни янамый. Аңа гиппоаллерген диета язганнар. Әлегә ул һаман да табиблар күзәтүе астында. 

Чыганак: SHOT ПРОВЕРКА. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас