

Бөрҗән районында яшәүчеләрне бүреләрнең кешеләр янына чыгуы белән бәйле хәл шөбһәләндерә. Күптән түгел генә бу ерткычлар Мәһәди авылындабәйдә торган этне ботарлаган. Шулай ук көзен Киекбай авылы тирәсендә бүреләр өерен күргәннәр.
Бүреләр санын җайга салыр өчен, җирле аучыларны берләшергә һәм ерткычларны атарга чыгарга чакыралар. Район хакимияте башлыгы Рамил Абдуллин хәбәр итүенчә, Экология министрлыгы 14 гыйнварга кадәр бүреләрне аулар өчен бушлай рөхсәтләр биргән. Ау лицензияләнгән очракта районда һәр атып үтерелгән бүре өчен 2500-3000 мең сум күләмдә премия түләячәкләр.
Бөрҗән районы хакимияте башлыгы көзен аучыларның 15 ерткыч аулавын белдерде.
Чыганак: bashinform.ru