+30 °С
Облачно


Бөре районындагы бу хәл турында без язган идек. Көтүче күлнең ныклап туңмаган бозы өстеннән сарыклар көтүен чыгармакчы булган. Әмма сарыклар бер-бер артлы су астына киткән. Терлекләр баткач, көтүче аларның санын 200-300 баш дип әйткән. Әмма чынында 800гә якын сарык бозлы су корбаны булган. Бердәнбер исән калган бәрәнне коткаручылар хуҗасына тапшырган. Коткаручыларның әле булса эше бетмәгән.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.