

Аларның гомерен өзгән авария Дәүләкән-Толбазы автоюлының 17 чакрымында була. Chery Tiggo йөртүчесе идарәне югалтып, «Лада Гранта» белән бәрелешә.
Фәиз белән Рәшидә алган җәрәхәтләр тормыш белән ярашмаслык булып чыга. «Лада Гранта»дан тагын бер пассажирны һәм төрле җәрәхәтләр белән “Chery” водителен дәваханәгә салганнар.
Ир белән хатын Дәүләкән районының Микәш авылында яшәгәннәр.Фаиз Миңнегәрәй улы тумышы белән шушы авылдан, Рәшидә Шәһәрьяр кызы күрше Алга авылыннан.
Алар 1991 елда өйләнешәләр. Гаиләдә ике бала туа: кызлары Лиана һәм уллары Илнар.
Балалары, туганнары һәм Фаиз белән Рәшидәне белгән һәркем өчен бу хәл чын шок булды. “Минем әти - әнием һәрвакыт хәвефсезлек каешын эләктереп, әти һәрвакыт рульдә тизлек режимын саклап йөри иде", – дип уртаклашты кызы Лиана.
34елбергәяшәгәнирбелән хатынны бер көнне туган районында җирлиләр.
Чыганак: Моя Уфа/Новости