Хәвеф-хәтәр
16 Декабря 2025, 20:39

Утренник вакытында балалар бакчасыннан качкан

Әстәгъфирулла!

Екатеринбург шәһәрендә  5 яшьлек кыз утренник вакытында балалар бакчасыннан качкан. Бу хакта Ural Mash Телеграм-каналы язып чыккан.

Тәрбияләнүче кыз бала бәйрәм барган залдан чыккан да, әйберләрен алып, тышка чыгып киткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бакча бинасыннан аны башка ата-аналар чыгарган.

Балалар бакчасы территориясеннән чыккач, кыз бала үзе яшәгән йорт подъездына кадәр барып җиткән һәм апасы ишек ачып керткәнне көтеп торган.

Бу вакытта аны югалткан тәрбиячеләр нәрсәләр кичерде икән?..

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас