Хәвеф-хәтәр
16 Декабря 2025, 20:25

Квадроциклда боз астына төшеп киткән

Бу хәл Благовар районының Көнчыгыш авылында теркәлгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР буенча Баш идарәсенең  МАХ каналыннан.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР буенча Баш идарәсенең  МАХ каналыннан.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР буенча Баш идарәсенең МАХ каналыннан.

27 яшьлек ир-ат Көнчыгыш авылында Табулдак елгасының ныклап катмаган бозы өстеннән квадроциклда йөргән. Кайсыдыр бер мизгелдә техника авырлыгын күтәрмәгән боз шартлап ярылган, һәм квадроцикл бата башлаган.

Водитель чак бозның ныклырак тоелган участогына сикереп өлгергән. Аның квадроциклы якынча ике метр тирәнлеккә су астына киткән. Ир-ат үзаллы якындагы кибеткә барып җиткән, җирле халык аңа җылынырга ярдәм иткән.

"Сулыклар тигез туңмый. Елгалар тамакларында һәм кушылдыкларында, тиз агымлы, чишмәләр бәреп чыккан һәм җылы сулар агып төшкән урыннарда боз юкарак. Юка боз сөттәй тонык, соры төскә ия, ул гадәттә күзәнәкле сыман була, мондый боз ишелгәндә шартлап ярылган тавыш ишетелми. Ялгыз җәяүле өчен бозның калынлыгы 10 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый. Һә дигәнче төшеп  мөмкин. Томан яки кар аркасында урамда караңгы булганда бозга чыгарга ярамый", – дип искә төшерделәр республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас