+17 °С
Ясно


Әлегә билгеле булуынча, бүген көндез 17.00 сәгать тирәсендә Магнитогорск – Ира автомобиль юлының 310нчы километрында “Лада Веста” руле артындагы водитель каршы юл полосасына чыккан һәм “Лада Гранта” белән бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Гранта” водителе һәм аның ике пассажиры, шулай ук “Веста”дагы 50 яшьлек пассажир хатын ашыгыч ярдәм медиклары килгәнче үлгән.
Һәлакәт урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм белгеч-автотехниклар килгән.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.