Хәвеф-хәтәр
17 декабрь 2025, 05:26

Гемоглобин дәрәҗәсен күтәрер өчен үсмер... үз канын эчкән

Бу хакта ул "Тикток"та видеолар караган. 

Мәскәүдә үсмер гемоглобин дәрәҗәсен күтәрү өчен үз канын эчкән. үсмер “Тикток”лар караган һәм үз канын эчү аны дәртләндерер, көч өстәр дип уйлаган. Ләкин аны реанимациядә “дәртләндерергә” туры килгән...

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, 17 яшьлек егет тупас видеоларда вәгъдә ителгән “лайфхак”ка алданган. Ул үз-үзеннән кан чыгарган да, аны эчкән.  Берникадәр вакыттан соң үсмер үзен начар хис иткән: аның  температурасы күтәрелгән, ул кан коса башлаган.  Куркуга төшкән әнисе улына ашыгыч ярдәм чакырткан. Егетне кискен агулану белән ашыгыч рәвештә хастаханә реанимациясенә салганнар.

Үсмерне һушына китергәннәр.  Ул гаепле рәвештә медикларга организмда тимер дәрәҗәсен күтәрергә теләве турында белдергән. Бу сүзләрне ишеткән табибларның котлары алынган. Алар пациентка психиатрга юллама язып биргәннәр. Дәваханәдән чыккач, үсмер психиатрга барырга тиеш.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас