

Яшүсмер йөзен Балаклава белән каплаган, пычак һәм газ баллоны белән кораллаган.
Фаҗига Подмосковьеның Горки-2 бистәсенең элиталы Успенский урта гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Агрессор үзе шушы мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укый.
Үч алуын ул телефонга төшерә: башта укытучы белән бер төркем укучыларга пычак белән янап, аларның нинди милләттән булуын сорый.
Ситуациягә каравылчы катыша, ләкин яшүсмер аның йөзенә газ баллоныннан сиптерә. Шуннан соң ул 4 сыйныфта укучы 10 яшьлек баланы үтерә, тагын берничә укучыны һәм каравылчыны яралый.
Аннары яшүсмер, тагын бер укучыны тоткын итеп алып, кабинетларның берсендә бикләнә. Мәктәпкә спецназ килә.
Штурмнан соң заложникны азат итә алганнар, һөҗүм итүчене тоткарлаганнар.
Урында тикшерүчеләр һәм оперативниклар эшли. Фаҗига шартлары һәм һөҗүм мотивлары ачыклана.
Һөҗүм итүче – көчләү, террорчылык һәм кешелекне юк итү өчен
чыгыш ясаучы деструктив группировкада торган. Шок: 4 сыйныф укучысын үтергәннән соң ул аның мәете фонында селфи ясый.
Чыганак: Казань 1