Хәвеф-хәтәр
15 Декабря 2025, 19:18

Бөрҗәндә бәйдә торган этне бүреләр ботарлаган

Төнлә ерткычлар килүен йорт хуҗасы ишетмәгән.

"Честно говоря" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот."Честно говоря" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Бөрҗән районы Мәһәди авылында бүреләр бәйдә торган этне ботарлаган. Иртән йорт хуҗасы ихатада маэмайның калдыкларына тап булган.

Видеоязмада урманга терәлеп торган йорт тирәли бүреләрнең күпсанлы эзләре күренә. Данил Гариуллин сүзләренчә, карда берничә ерткыч эзе күренә, аларның утардагы атларга һөҗүм итү куркынычы бар.

“Иртәнге 9-10нар тирәсендә  атларны ашатырга чыктым. Мине коточкыч күренеш каршы алды: бәйдәге этне  бүреләр ботарлаган, аның башы гына калган. Ерткычлар атларга да һөҗүм итәргә мөмкин, бу бик куркыныч”, – дип сөйли Данил видеода.

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас