Хәвеф-хәтәр
14 Декабря 2025, 20:24

Табибка озак чират торган хатынның баласы үлгән

Тыныч йокла, сабый...

fotobank02.rufotobank02.ru
Фото:fotobank02.ru

Краснодар крае Каневская станицасы үзәк район хастаханәсендә теркәлгән бала үлеменең ихтимал сәбәбе – озак вакыт медицина ярдәме көтү. Бу хакта баланың әнисе Ирина сөйләгән, аның сүзләрен блогер Ксения Собчак үзенең Телеграм-каналында язып чыккан. 

Собчак сүзләренчә, бу хәл узган елның декабрендә теркәлгән. Тәүдә чирләгән малайның әнисенә берничә сәгать дәвамында табиб кабул итүен көтәргә туры килгән, аннары – табибның анализларны өйрәнүен. Ахырда исә әнисе улын күтәреп балалар реанимациясенә йөгерергә мәҗбүр булган. Анда да җыештыручыдан башка беркем булмаган.

“Без шалтырата башладык, әмма кыңгырау эшләми иде. Шакыйбыз – беркем юк. Бар да йоклый. Нәтиҗәдә ишекне җыештыручы хатын ачты”, – дип сөйләгән Ирина. Шулай итеп, бер яшьлек баланы өлкәннәр реанимациясенә салганнар, анда сабыйның тән температурасы 42 градускача күтәрелгән һәм ана кешегә улының үлеме турында хәбәр иткәннәр.

Соңыннан табиб куйган беренчел диагнозның дөрес булмавы ачыкланган. Тикшерү комитетында табиб үзен тупас һәм дорфа тоткан, гафу үтенүдән баш тарткан. Хастаханә табибны җаваплылыкка тарттыру өчен нигезләр күрмәгән. Үлгән баланың гаиләсе хастаханәне тикшерүне таләп итә һәм гаделлеккә ирешергә тели.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас