Хәвеф-хәтәр
15 Декабря 2025, 07:36

“Һәр авылда чирлиләр" — ВИЧ эпидемиясе Башкортстан районын биләп алган

 Башкортстанның Абҗәлил районында ВИЧ-инфекция белән бәйле хәл кискенләште, дип хәбәр итте муниципалитет башлыгы Айрат Әминев. Аның сүзләренә караганда, бу күңелсез күрсәткеч буенча район лидерлар рәтенә керә.

“Һәр авылда чирлиләр" — ВИЧ эпидемиясе Башкортстан районын биләп алган“Һәр авылда чирлиләр" — ВИЧ эпидемиясе Башкортстан районын биләп алган
“Һәр авылда чирлиләр" — ВИЧ эпидемиясе Башкортстан районын биләп алган

Хәзерге вакытта ВИЧ белән авыручы 295 кеше исәптә тора, һәм ел башыннан бирле инде 19 яңа очрак теркәлгән.

Соңгы еллар дәвамында районда 200гә якын кеше үлгән.

Очраклар саны буенча  Әскәр (63), Елымбәт (15), Михайловка (12), Ташбулат (13) торак пунктлары алда бара.

 "Гомумән, районда ВИЧ-авырусыз бер генә торак пункт та юк.1 декабрьдән ВИЧны профилактикалау айлыгын башлап җибәрәбез. Медикларның күчмә төркемнәре һәр авылда булачак. Тестны бушлай һәм аноним рәвештә тапшырырга мөмкин булачак", – дип хәбәр итте Айрат Әминев.

чыганак: Башкирия онлайн

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас