Хәвеф-хәтәр
14 Декабря 2025, 20:09

Пермь краенда 13 туристны эзлиләр

Эзләүләрне начар һава торышы тоткарлый. 

SHOT Телеграм-каналы.SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы.   

13 кешедән торган туристлар төркеме Пермь крае тауларында каргизәрләрдә йөргәндә  юкка чыкканнар. Аларны инде икенче тәүлек  буена эзлиләр.

SHOT Телеграм-каналы язуынча,  Екатеринбург һәм Югары Пышма шәһәрләреннән 27дән алып 43 яшькә кадәрге дуслар компаниясе 13 декабрь көнне “Ослянка House” кунаклар йортыннан юлга чыккан. Соэгы тапкыр алар элемтәгә 16.00 сәгатьтә чыкканнар, анда туристларның берсе хатынына тауга менеп җитүләре һәм аннан төшә башлаулары турында хәбәр иткән. Шуннан соң төркем белән элемтә югалган. Туганнары  сүзләренчә, төркемдә тәҗрибәле спортчылар да, тәҗрибәсез туристлар бар.

Туристлар югалган көнне таулы җирлектә начар һава торышы күзәтелгән. Кар-буран аракасында берни күренмәгән диярлек. Әле дә эзләү операциясен кар яву аркасында туктатып торалар. Волонтерлар җәлеп итеп, актив эзләүләр оештыруны иртәгә, һава торышы бераз җайлангач, планлаштыралар.

Ослянка– Пермь крае һәм Урта Уралның иң биек ноктасы. Тауның  биеклеге – диңгез өсте тигезлегеннән 1119 метр. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас