Хәвеф-хәтәр
15 декабрь 2025, 10:46

Акча оттыргач, өйдән чыгып киткән яшь егет югалган

Сөйгәне аның өчен борчыла. 

Хабаровскида 21 яшьлек егет -20 градус салкында өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Егетнең дуслашып йөргән кызы “Комсомольская правда”га аның 10 декабрьдә югалуын сөйләгән. Егет белән кыз тиргәшкәннәр.

“Соңгы тапкыр без егетем белән оттырган акчалар турында ул югалган көнне сөйләшкән идек. Сумма әллә ни зур да түгел. Шулай да бу акчаларны кая тотыныр идек икәнлеге турында фикер алыштык”, – ди гаип булган егетнең сөйгәне.

Тиргәшкәч, егет чыгып киткән. Башта яшь кыз сөйгәне дусларында кунган дип уйлаган. Әмма егетнең аларга килмәве ачыкланган.

Бүгенге көндә егетне волонтерлар эзли. Югалган көнне ул кап-карадан киенгән булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас