

Мәскәү өлкәсендә баш мие аневризмалы авыру ир-атка операция ясар өчен 50 секундка йөрәген туктатып торганнар. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр ителә.
66 яшьлек ир-атны киңәйгән һәм зарарланган кан тамырлары шартлау аркасында баш миенә кан сауган килеш дәваханәгә алып килгәннәр. Аңа ашыгыч рәвештә операция таләп ителгән.
Хәл аневризманың тирән урнашуы белән катлауланган, ул баш миенең мөһим структураларын кысып торган һәм операция вакытында шартлау ихтималы булган, бу очракта авыру үлер иде.
Хирурглар баш миенә ачык операция ясый башлаган. Моның өчен аларга пациентның йөрәген туктатырга туры килгән. Аңа махсус катетер-стимулятор урнаштырганнар. “Бу безгә минималь кан китү шартларында ювелир эш өчен 50 секундлык мөмкинлек бирде”, –дип аңлаткан М.Ф. Владимирский исемендәге фәнни-тикшеренү клиник институтының нейрохирургия бүлеге җитәкчесе Реваз Джинджихадзе.
Авыруның йөрәген ясалма туктаткан вакытта хирурглар аневризмага махсус кыскычлар куйганнар һәм аны кан тамырыннан чыгарганнар. Арытаба операция 5 сәгать дәвам иткән. Бүгенге көндә пациентны хастаханәдән чыгарырга җыеналар.
Чыганак: lenta.ru