Хәвеф-хәтәр
12 Декабря 2025, 02:37

102 яшьлек ветеран Мәскәүдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

102 яшьлек ветеран Мәскәүдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

102 яшьлек ветеран Мәскәүдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән102 яшьлек ветеран Мәскәүдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
102 яшьлек ветеран Мәскәүдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

102 яшьлек ветеран Мәскәүдә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Хәзер аңардан 400 мең таләп итәләр, дип сөйләде Рен ТВга пенсионер Гарри Ножников.

Галим һәм Бөек Ватан сугышы ветераны өч ел элек Удальцов урамындагы сәүдә үзәге янында үзенең Volvo аатомобилен куйганда ул Mercedes-Benz ка очраклы рәвештә бәрелеп алган.

Машинаның бамперы, фара, радиатор рәшәткәсе һәм логотибы зыян күргән.

Зыян күрүче иминият компаниясенә компенсация алу өчен мөрәҗәгать иткән, ләкин ремонт өчен кергән акча янәсе җитмәгән.

Ул вакытта анда юрист ярдәме белән Ножниковка 400 мең сумнан артык таләп итеп дәгъва биргәннәр.

Ветеран таләпләрне мошенниклык дип саный: элек бампер өчен аңа нибары 80 мең сораганнар, ә мондый суммага запас часть табып булмый иде. Тикшерү өч ел дәвам итә, әмма мәсьәлә хәл ителми.

Бөек Ватан сугышы ветераны көрәшергә шат булуы турында уртаклаша, ләкин "102 яшь — шулай да шактый яшь, мондыйда тынычлык турында уйлыйсы килә, конфликтлар турында түгел", - ди ул.

Чыганак: Рен ТВ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас