Хәвеф-хәтәр
10 Декабря 2025, 20:13

Әнисе бикләп калдырган инвалид үсмер тәрәзәдән чыкмакчы булган

Бала исән калмаган...

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Симферопольдә инвалидлыкка ия 16 яшьлек үсмерне әнисе фатирда бикләп калдырган. Үсмер 6нчы каттан телевизион кабель буйлап төшәргә уйлаган һәм әнтиҗәдә исән калмаган. Бу хакта Ura.ru басмасы яза.

Агентлык ачыклавынча, үсмер телсез булган, үкпелек вакытын ул интернатта үткәргән. Әнисе аны өйгә каникулларга гына алып кайткан.

Гаиләнең күршеләре сөйләвенчә, хатын еш кына  улын ризыксыз һәм  акчасыз шулай бикләп, озакка калдырып киткән. Җитмәсә, бала үги әтисенә шалтыратмасын өчен телефонын тартып алган.

Фаҗига көнне үсмернең тышка чыгасы килгән – ул  тәрәзә аша телевизион  кабельгә тотынып чыкккан, әмма кабель өзелгән. Үсмер егылып төшкән, исән кала алмастай җәрәхәтләр алган.

Хәсрәт-ананың кайтуын полиция хезмәткәрләре көтеп торган. Үсмернең берничә көн ач торуын ачыклый алганнар. Баланың әнисе судта гаебен танымаган. Аңа биш ел колония срогы биргәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас