Хәвеф-хәтәр
11 Декабря 2025, 04:32

Мальдиваларда Русия туристкасына акула һөҗүм иткән

Акула Русия туристкасына Мальдиваларда һөҗүм иткән. Зыян күрүчегә тән тиресен күчереп утырту буенча операция таләп ителә.  

Мальдиваларда Русия туристкасына акула һөҗүм иткәнМальдиваларда Русия туристкасына акула һөҗүм иткән
Мальдиваларда Русия туристкасына акула һөҗүм иткән

SHOT билгеле булганча, Санкт-Петербургтан булган гаилә туристлар арасында популяр экскурсиягә — акулалар белән снорклингка киткән.

Кызга  ерткыч балык ташланганнан соң, аны хастаханәгә китергәннәр, анда табиблар берничә сәгать тире күчереп утырту буенча операция үткәргәннәр.

Туристлар иминият компаниясенә чыгымнарны каплау өчен мөрәҗәгать иткән. Бу Мальдиваларда снорклинг вакытында кешеләргә акула һөҗүменең беренче очрагы гына түгел. 

Чыганак: SHOT

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас