Хәвеф-хәтәр
10 Декабря 2025, 20:09

Диспетчер һушын югалткан егет янына медикларны җибәрүдән баш тарткан

Сәбәбе нидә?

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Екатеринбургта ашыгыч ярдәм диспетчеры һушын югалткан кеше янына медиклар бригадасын җибәрүдән баш тарткан. Бу хакта Ural Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.

Хәл болай булган. Малышев урамындагы барларның берсе янында исерек ир-атлар компаниясе бер яшь кызны этеп җибәргән. Кызны студентлар яклап чыккан. Яклашып китү нәтиҗәсендә студентлар төрле җәрәхәтләр алган. Бер студент егетнең тәненең уң ягы сизми башлаган, һәм ул һушын югалткан.  

Ир-атларның сугышуына шаһит булучылар 16нчы тапкырдан гына ашыгыч ярдәм станциясенә шалтыратуга ирешкән. Тик, кызганычка каршы, шалтыраткан вакытта алар диспетчерга  бар хезмәткәрләре әйткән  дөрес булмаган адресны атаган.

40 минуттан соң фельдшерлар икенче йорт янына килгән.  Яшь кыз медиклар бригадасын тагын бер тапкыр чакыртып караган, әмма диспетчер  хәбәрне медикларга тапшырудан баш тарткан һәм полиция белән янаган. Һушын югалткан егет янына медиклар 112 хезмәтенә шалтыраткач кына килгән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас