Хәвеф-хәтәр
10 Декабря 2025, 09:23

Камчаткада югалган аучыны бер атна дәвамында эзлиләр

Ул ноябрь башында урманга чыгып киткән.

Камчаткада бер атна инде тайгада югалган аучыны эзлиләр. Ул яшеренә алган ызбачыкны аю җимереп киткән.

Эссо поселогында яшәүче 63 яшьлек Павел Халоймов узган айның башында нәкъ туган көненнән соң  урманга киткән булган. Әмма 15 ноябрьдән соң аның белән элемтә өзелгән. Хатыны тәҗрибәле аучының рациясе ватылган дип өметләнгән. Полициягә  аның югалуы турында нибары 3 декабрьдә генә хәбәр иткәннәр. Эзләүләр поселоктан 25 км ераклыкта оештырылган. Павел шул гомер яши алырдай аучылар йорты җимерек, анда аю кергәндер дип уйлыйлар. Бүген эзләү төркемнәре тагын 5 ызбачыкны тикшереп чыккан. Әлегә Павелның кайда булуын күрсәтердәй бер эз дә юк.

Павел күп еллар аучылык һәм крайны өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның әнисе – билгеле лингвист Клавдия Халоймова, ул да гомере буе җирле культураны өйрәнгән һәм “Русиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас