Подольскида бер ир-ат ремонт ясаганнан соң күрше фатирда яшәүче малай реанимациягә эләккән. Ул идәнгә агызган токсик матдә белән агуланган.
SHOT Проверка Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, ир-ат Западная урамындагы фатирында ремонт ясаган. Моның өчен ул бригада яллаган, бу бригада идәнне тигезләр өчен билгесез матдә агызган, аны изоляцияләгән һәм берничә көн дәвамында җылыткан. Күпмедер вакыттан соң бу фатирдан бер кат түбәндә яшәгән гаилә кискен химик ис тойган. Әнисе сүзләренчә, 11 яшьлек улы, өйгә кайткач, һушын югалткан. Аны дәвахнәгә озатканнар, анда реанимациягә салганнар. Диагноз – бензол белән агулану.
Малайны әлеге вакытта дәваханәдән чыгарганнар инде, әмма аны көчле баш авыртулар җәфалый, нәтиҗәдә ул дәрестә озак утыра алмый, ди. Аптыраган гаилә фатир арендаларга мәҗбүр булган. Бала агуланган фатирда Роспотребнадзор хезмәткәрләре альфа-метилстирол, формальдегид, бензол, стирол һәм күп микъдарда кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булган башка матдәләр парларын ачыклаган.
Агуланган малайның әти-әнисе шәһәр хакимиятенә гариза язган һәм күршеләренә суд алды дәгъвасы әзерләгән.
Чыганак: SHOT Проверка Телеграм-каналы.