Хәвеф-хәтәр
9 Декабря 2025, 07:16

Борын казу гадәте аркасында яшь хатын бәлагә юлыккан

Аның танавы эчкә баткан.

Борын казу гадәте аркасында яшь хатын бәлагә юлыкканБорын казу гадәте аркасында яшь хатын бәлагә юлыккан
Борын казу гадәте аркасында яшь хатын бәлагә юлыккан

Мәскәүдә борын тишеген казырга яраткан яшь хатынның танавы эчкә баткан. Бу хакта “Shot Проверка” Телеграм-каналы яза.

Яшь хатын сүзләренчә, соңгы өч елда ул  даими уңайсызлык хисе тойган: борынының лайлалы тышчасында булган корылык сәбәпле, танавы эчендә даими рәвештә коры кутырлар барлыкка килгән, ул аларны гел чистартып торган. Начар гадәт хатынның борыны бәләкәйләнүенә китергән.

Ул табибка соң мөрәҗәгать иткән: аның борын кимерчәгенең бер өлеше юкка чыккан.

Дәваханәдә бу, бәлки,  пластик операцияләрдән соңгы үзгәрешләр нәтиҗәседер, дигән фикер белдергәннәр. Әмма пациент хатын бернинди процедуралар да ясатмадым, дип ышандырган.

Нәтиҗәдә хатынга васкулит диагнозы куйганнар. Бу – кан тамырлары стенкаларының аутоиммун ялкынсынуы.  Борындагы бушлыкларны акрынлап  сөяк тутыра башлаган, ә хатын көн саен казыган коры кутырлар борын кимерчәге булган. Берничә ел дәвамында көн саен казып торганнан соң борын кимерчәге тулысынча юкка чыккан. 

Чыганак: “Shot Проверка” Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас