+17 °С
Облачно


Саратовта полиция блогерның гамәлләрен тикшерә, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы идарәсе.
36 яшьлек ана улын вакуум пакетына салган һәм шушы видеоны үзенең социаль челтәрендә урнаштырган. Кадрларда баланың “Әни!", – дип кычкыра башлавы күренә.
Видео астына бу хәсрәт-ана:"Больничныйның 3 атнасы барганда...» дип комментарий язып куйган.
Полиция барлык хәлләрне ачыклау өчен әлеге хатын-кызны эзли.
Чыганак: Коммерсант