+22 °С
Яңгыр


Бала кинәт машина артыннан йөгереп чыккан.
Кичә, 7 декабрьдә, якынча 17:00 сәгатьтә, 25 яшьлек “Chery Tiggo 7 Pro Max” водителе күпфатирлы йортлар урнашкан Бакалинская урамына таба хәрәкәт иткәндә, 2 яшьлек малайны бәрдергән. Бала кинәт туктаган машина артыннан йөгереп чыккан.
Баланы оператив рәвештә медицина учреждениесенә тикшерү өчен китергәннәр. ГАИ хезмәткәрләре административ тикшерү башлаган.
Чыганак: БашБум телеграм каналы