Хәвеф-хәтәр
7 Декабря 2025, 19:58

Блогер сүзләренә ышанган үсмер инвалид булып калган

Нәрсә дип әйтергә дә белмәссең монда...

Астраханьдә яшь егет көн саен вейплар һәм энергетиклар белән мавыкканнан соң өченче төркем инвалидлыкка ия булган. Кайчагында ул көненә 3-4 банка энергетик эчкән, ул Миша Литвин (блогер) конкурсында машина отарга омтылган. Әмма нәтиҗәдә аңа беренче төр шикәр диабеты диагнозы куйганнар, егетнең калкансыман һәм ашказаны асты бизләре эшләми башлаган.

19 яшьлек Ваня  (исеме үзгәртелгән) балачактан спорт белән шөгыльләнгән, Санкт-Петербургта ФСБ академиясендә белем алырга хыялланган.  11 сыйныф башында анализлар тапшырган – бар да идеаль булган. Әмма БДИга, башка имтиханнарга әзерләнүләр башланган, моңа стресс өстәлгән – шулай итеп Ваня электрон тәмәке тарта һәм энергетиклар эчә башлаган.  Башта энергетикларны ара-тирә эчкәләгән, әмма блогер Миша Литвинның конкурсына юлыккач,  ул көненә 2-4 банка энергетиклар эчүгә күчкән. Конкурс шартларына ярашлы, BMW M3, Porsche 911, Mercedes-Benz G63 AMG яисә Toyota Supra A90 машиналарын отар өчен энергетиклар сатып алып, касса чегын теркәргә кирәк булган. Никадәр күбрәк чеклар теркисең, машиналар оту өмете дә арта. Әмма Ваня бер машина да отмаган...

Бер ел эчендә Иван коточкыч ябыккан, сәламәтлеге начарайган. Әти-әнисе аны табибка алып барган, анализлар канда шикәр дәрәҗәсе  (нормада – 5-6 ммоль/л) 4 тапкырга артыграк (19 ммоль/л) – булуын күрсәткән.  Диагноз: инсулинга бәйле беренче типтагы шикәр диабеты,  калкансыман һәм ашказаны асты бизенең эшләмәве. Һәм бу - өченче төркем инвалидлык. Табиб сүзләренчә, стресс аркасында организмда өзеклек килеп чыккан, ә начар туклану, күпләп энергетиклар эчү һәм электрон тәмәке тарту аны шул көнгә төшергән.

ФСБ академиясе һәм спорт карьерасы турында үсмергә онытырга туры килгән. Бүгенге көндә Иван тәүлек әйләнәсенә кандагы шикәр дәрәҗәсен күзәтеп торырга, инсулин кадарга өйрәнә, ул диета тотарга һәм даими рәвештә табибларга күренергә мәҗбүр.

Энергетиклар алкоголь түгел, зыяны юк, алар көч өсти, дәртләндерә,  диләр яшьләр. Электрон тәмәке дә гадәти никотинлы тәмәкедән аерыла, зыяны аз дип ышандыра үсмерләр. Әмма япь-яшь килеш инвалидка әйләнү бу имеш-мимешләрне кире кага шул...

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас