

Кичә Белоретта җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәттә күп балалы гаилә зыян күргән, гаилә башлыгы урында ук һәлак булган.
Машинада шулай ук кулына имчәк баласы тоткан хатыны һәм тагын дүрт баласы булган.
Белорет дәваханәсенә өч мәктәпкәчә яшьтәге баланы да китергәннәр. Калган пациентларны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин мәгълүматы буенча, бик авыр хәлдә булган кечкенә пациентларның берсе бүген төнлә үлгән. Ике сабый чагыштырмача канәгатьләнерлек хәлдә, аларны РДКБГА күчерү планлаштырыла.
Чыганак: Башинформ