+26 °С
Облачно


БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, кичә кич белән Мәчетле районының Иске Мишәр авылында 3х4 зурлыгында агач сарайда янгын чыккан.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре белән берлектә янгынны сүндергән. Янгын сүндерү вакытында 26 яшьлек һәлак булган ир-атның гәүдәсе табылган.
Тикшерүне Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы үткәрә.
Чыганак: Башинформ