+21 °С
Ясно


Идел елгасында коткару хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан 21 яшьлек егет һәм 19 яшьлек кызның гәүдәләре чыгарылган.
Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, яшьләр өйләреннән 29 ноябрьдә чыгып киткән, хәзерге вакытка кадәр аларның кайда булуы билгесез булган.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Чыганак:Рен ТВ