Хәвеф-хәтәр
5 Декабря 2025, 06:25

10 яшьлек бала лазер белән конкурстан соң күзсез кала язган

Соңгы арада балаларның туган көннәрен квест форматында үткәрәләр. 

10 яшьлек бала лазер белән конкурстан соң күзсез кала язган10 яшьлек бала лазер белән конкурстан соң күзсез кала язган
10 яшьлек бала лазер белән конкурстан соң күзсез кала язган

Владимир өлкәсенең Гусь-Хрустальный шәһәрендә 10 яшьлек малай туган көнендә лазер белән конкурстан соң  чак күзсез калмаган.

Mash Телеграм-каналында язуларынча, бәйрәм “Гарри Поттер” галәме стилендәге квест форматында үткәрелгән. Туган көн барышында балаларга тылсымлы таякчыклар сурәтләнгән лазер указкалар белән шарларга төбәргә дигән бирем тәкъдим иткәннәр. Әмма туган көнгә килүчеләрнең берсе лазер нурын 10 яшьлек бала күзенә юнәлткән. Нәтиҗәдә укучы малайны балалар өлкә дәваханәсенә озатканнар. Анда балага ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.

Квест форматындагы туган көн бәйрәме 6,5 мең сумга төшкән. Оештыручысы — җирле аниматорлар агентлыгы. Аның директорыннан полицейскийлар сорау алган инде.

Исегезгә төшерәбез, лазер нурын күзгә юнәлтү хәвефле, чөнки бу җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас