

30 ноябрьдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең дежур бүлегенә Ходайбирдин урамындагы йортның подъезды янында 1965 елгы пенсионер хатынның гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә.
"Ашыгыч ярдәмне һәлак булучының улы чакырган.
Килгән тикшерү-оператив группа аны әнисенең фатирында очрата. Аның сүзләренчә, әнисе күршеләрдә булган һәм спиртлы эчемлекләр эчкән, аннары өенә кайткан һәм, тәрәзәне ачып, үз-үзенә кул салган», – дип хәбәр иттеләр республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Һәлакәт урынын карау һәм пенсионерның туганы һәм күршеләренең күрсәтмәләрен тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр каршылыкларны ачыклаган. Шулай ук күрше йортның күзәтү камерасының видеоязмасы да табылган.
Өлкән яшьтәге хатынны тәрәзәдән улы этеп төшергәнен ачыклаганнар.
БР Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 30 ноябрь кичендә исерек хәлдә булган улы һәм аның 60 яшьлек әнисе арасында конфликт килеп чыккан. Нәтиҗәдә ир-ат хатын-кызны 6 нчы каттагы бүлмәсенең тәрәзәсеннән этеп төшергән. Алынган тән җәрәхәтләреннән хатын-кыз урында ук һәлак булган.
Тикшерүчеләр оперативниклар белән ир-атның кылынган җинаятькә катнашы барлыгын ачыклаган. Җыелган дәлилләр аркасында ул гаебен таныган. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга һәм дәлилләү базасын ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Чыганак: Башинформ