Хәвеф-хәтәр
4 Декабря 2025, 05:57

Башкортстанда балалар бакчасында янгын чыккан

Бинадан мөстәкыйль рәвештә 12 кеше, шул исәптән 9 баланы чыгарганнар.

Башкортстанда балалар бакчасында янгын чыкканБашкортстанда балалар бакчасында янгын чыккан
Башкортстанда балалар бакчасында янгын чыккан

Караидел районының Яңа Бердәш авылында балалар бакчасында янгын чыккан.

Янгын оператив рәвештә сүндерелгән, дип хәбәр итә төбәк гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын 0,5 кв. м мәйдандагы кер юу бүлмәсендә чыккан. Балалар бакчасы хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә МЧС хезмәткәрләре килгәнче үк янгынны сүндергәннәр. Бинадан мөстәкыйль рәвештә 12 кеше, шул исәптән 9 бала эвакуацияләнгән. Беркем дә зыян күрмәгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре янгын сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас