+17 °С
Облачно


SHOT билгеле булганча, кичә иртән гаиләсе белән ял иткән РФ гражданины хәле начар булуга зарлана башлаган.
Туганнары һәм кунакханә хезмәткәрләре 68 яшьлек Виктор Бабушкинга ашыгыч ярдәм чакырткан. Урынга килгән табиблар ир-атны ашыгыч рәвештә урындагы дәваханәгә салганнар.
Анда Викторга беренче ярдәм күрсәткәннәр, ләкин аны коткарып кала алмаганнар.
Гәүдәне үлемнең төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен моргка озатканнар. Алания полициясе бүлеге һәм прокуратура тикшерү үткәрә.