

Ел башыннан алып Русиядә сниффинг белән хәвефле мавыгу сәбәпле 20 үсмер якты дөнья белән хушлашкан.
Ноябрь ахырында гына төрле төбәкләрдә ике үлем очрагы теркәлгән. 21 ноябрьдә Пермь краеның Усть-Качка торак пунктында 15 яшьлек укучы малай тиз ләззәт алыр өчен дусты белән парк эскәмиясендә баллоннан газ парлары сулаган. Аларны өлкәннәр күреп калган. Малайлар әти-әниләре токсикомания өчен тиргәр дип курыкып, кинәт торып йөгергәннәр. Үсмерләрнең берсе шунда егылган һәм һушын югалткан. Малйны аңына китерә алмаганнар медиклар аның үлемен раслаган.
25 ноябрьдә Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә тагын бер фаҗигале очрак теркәлгән: 14 яшьлек үсмерләр компаниясе элекке ПТУның ташландык бинасында сниффинг өчен җыелган. Кызларның берсе үзен начар хис иткән, аны коткара алмаганнар.
Сниффингтан үлем очраклары быел Владимир, Самара, Свердловск, Иркутск, Липецк өлкәләрендә, Алтай, Краснодар һәм Приморье крайларында, Ненец автономияле округында теркәлгән. Дистәләрчә агуланган балалар бар.
2025 елның 1 мартыннан Русиядә балигъ булмаганнарга зажигалкалар һәм башка газлы көнкүреш товарларын сату тыелган, әмма мәктәп укучысы аларны таба ала. Шуңа күрә табиблар яшүсмерләрнең ата-аналарын тагын да игътибарлырак булырга һәм үз балаларының бүлмәләрендәге шикле исләргә һәм аларның сәер тотышына исәпкә алуны сорый. Үтә хәвефле бу мавыгу баш мие күзәнәкләренең үлүенә һәм ахырда кешенең үлеменә китерә.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.