Аномаль җылы һава торышы аркасында русиялеләргә шөпшәләр һөҗүм итә. Бөҗәкләр "стресс" кичерә һәм агрессивлаша, дип яза SHOT Телеграм-каналы.
Русиянең үзәк өлешендә һәм көньягында яшәүчеләр шөпшәләрнең көз ахырына хас булмаган активлыгына зарлана. Сагызаклардан зыян күрүчеләр сүзләренчә, “усал” бөҗәкләр җилкәне, кулларны, битне тешлиләр. Кайсыберләрдә тешләү фонында аллергия барлыкка килә.
Гадәттә шөпшәләр октябрь ахырында-ноябрь башында йокыга китә. Әмма бу сезонда җылы көз аркасында аларның циклы бозылган. Агрессив бөҗәкләр һава шартлары үзгәрү һәм азык җитмәү аркасында стресс кичерә – азык табучы эшче кортларның күбесе инде һәлак булган.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.