Ленинград өлкәсенең Выборг районында гаражда яшәү билгеләре булмаган 13 яшьлек кызны һәм аның 24 һәм 27 яшьлек танышларын тапканнар. Фаҗига турында 47news басмасы хәбәр итте.
Басма ачыклавынча, бу компаниядәге 17 яшьлек кыз, газ белән агулану диагнозы белән хастаханәгә озатыла. Аның гомере өчен табиблар көрәшә.
Фаҗига көнендә ир-атларның берсе “Богдан” маркалы автомобилен тәртипкә китерү өчен бер гаражны арендага алган дип фаразлана. Мәктәп укучылары да анда вакыт үткәргәннәр.
Аларның гәүдәләрен тикшерү белән килгән гараж хуҗасы тапкан. Тышкы ишек ачык булган. “Фонтанка” әңгәмәдәшләре фаразлавынча, фаҗиганең сәбәбе бәхетсезлек очрагы булган.
Мәрхүм ир-атларның берсе курьер булган, икенчесе төрле очраклы эшләрдә эшләштереп йөргән. Бу хакта аларның күршесе сөйләгән. Журналистларга ул яшьләр ябык гараж эчендә “ял иткәннәрдер” дип сөйләгән. “Шунда ук машина ремонтлаганнар, ул тәгәрмәчләрсез тора. Мөгаен, алар чираттагы ремонт эше вакытында аны кабызгандыр да, төтене чыга торган торбасын тышка чыгармаганнардыр”, – дигән ир-ат.
Үсмер кызлар гаражда нишләп йөрүе билгесез. 78.ru басмасы хәбәре буенча, укучы кызлар ир-атлар белән моңарчы таныш булмаган...
Чыганак: lenta.ru