

Әбҗәлил районы Аскар авылында бүген иртән Skoda Octavia янган.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгынны үзаллы сүндергәндә 1969 елгы хатын-кыз зыян күргән. Ул II дәрәҗәдәге уң кулы пешкән һәм Аскар үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре дөрләп янган машинаны сүндергән.
Машина сәер шартларда янган... Күршеләр моны ут төртү булырга мөмкин дип шикләнәләр.
"Иномарка йорт янында тора иде һәм аңа берничек тә болай гына ут каба алмас иде. Шаһитлар ярдәмгә килеп, янәшәдә торган машинабызны тартып чыгарды. Аннары Skodaның багы шартлады, һәм ут инде өйгә күчәр иде, әмма янгын сүндерүчеләр вакытында өлгерде”, — дип сөйләгән “Башинформ” агентлыгына вакыйганың шаһиты.
Янгын сәбәбен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыклый.
Чыганак: bashinform.ru