Хәвеф-хәтәр
27 Ноября 2025, 10:23

Мәктәпкә аю килеп кергән

Приморье өлкәсендә  мәктәпкә кинәт аю килеп кергән  

Мәктәпкә аю килеп кергәнМәктәпкә аю килеп кергән
Мәктәпкә аю килеп кергән

Бу хакта  «Рен-ТВ» хәбәр итә. 

«Үз-үзен тотышына караганда, аю өй шартларында яшәгән, кешеләрдән курыкмый. Хайванны, оператив рәвештә тотып, "Тигр" кыргый хаваннар үзәгенә китерделәр», – диелә хәбәрдә.

Оешма белгечләре әйтүенчә, аюны кыргый табигатькә чыгарып җибәрергә ярамый, ул анда яши алмаячак. Хайванны ветеринар караячак, аннан соң аңа йорт эзләячәкләр.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас