

Подмосковьеның Пушкин шәһәрендә бер яшьлек кыз бала (кайсыбер чыганаклар 2 яшьлек дип тә яза) машинадан төшеп калып һәлак булган.
Фаҗига парковкада теркәлгән. Күрәсең, сабый балалар өчен махсус тәгаенләнгән кәнәфидә утырмаган һәм хәвефсезлек каешлары белән каптырылмаган булган. Ул үзаллы машина ишеген ачкан да, егылып төшкән. Бу вакытта машина белән артка чигенгән хатын моны сизмәгән һәм баласын таптаган. Әнисе кызына реанимация чаралары ясарга тырышкан, тик соң булган инде, ул үлгән.
Подмосковьеның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ксения Мишонова
гаиләнең кайгысын уртаклашты. Ул балалар автокреслосы формальлек өчен генә уйлап чыгарылган нәрсә түгел, ул – баланы чын-чынлап саклаячак бердәнбер чара, дип искәртте. Мишонова фикеренчә, аны баланың гәүдә авырлыгыннан һәм яшеннән чыгып сайлау мөһим.
Чыганак: lenta.ru