Хәвеф-хәтәр
26 Ноября 2025, 06:40

Гомеренең соңгы секундларын видеога төшергән

Аллаһ сакласын! 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Донецк халык республикасының Макеевка шәһәрендә Audi  водителе машинасы тизлеге белән мактанган һәм гомеренең соңгы секундларын төшереп алган. Үлемгә китергән видеоны “Mash на Донбассе” Телеграм-каналы бастырган.

Видеоязмадан күренүенчә, Audi  водителе аны танышларына төшергән. Кадрларда машина хуҗасы, төнге трассадан барганда, спидометр күрсәткечен төшерә. Анда сәгатенә 190 км күренеп кала. Бу күрсәткеч тиз арта.

“Брат, ты что, на приколе? Я двести шагаю. Ну чтобы понимание было вообще, братан. Сколько ты сейчас шагаешь, скажи мне?” – ди водитель, видеосы тәгенләнгән кешегә мөрәҗәгать итеп, шул вакытта тизлек сәгатенә 214 километрга җитә.

Бу мизгелдә машина, кинәт идарәсен югалтып, уң якка китә дә баганага барып бәрелә, видео өзелә.

Телеграм-канал урнашытрган постта авария нәтиҗәләрен тасвирлаучы фотосурәтләр дә урнаштырылган, анда машинаның каршылыкка барып бәрелгәч, тулысынча изелгәнлеге күренә. Спидометрда авария вакытындагы тизлек күрсәткече калган – сәгатенә 214 км.

Водительнең исән калырга бер өмете дә булмаган...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас