

Үч алудан соң 13 яшьлек кыз эзләрен яшергән– һөҗүм итүчене уйлап чыгарган һәм фатирга ут төрткән
SHOT мәгълүматлары буенча, гаилә Ковалевская урамындагы фатирда яшәгән. Бүген иртән мәктәп укучысы 46 яшьлек әнисе белән тагын бер тапкыр сүзгә килгән: әнисенең телефонда утырырга рөхсәт итмәвенә, дуслары белән күңел ачарга ирек бирмәвенә ачуы чыккан. Кыз пычак белән әнисенә һөҗүм иткән.
Ни эшләгәнен аңлагач, ул үтерү эзләрен яшерергә тырышып караган: кулларын кискәләп, фатирга ут төрткән. Аннары полиция чакырткан һәм хезмәткәрләргә янәсе фатирга билгесез кеше үтеп кергән, әнисенә пычак белән һөҗүм иткән, ут төрткән һәм качкан, дип сөйләгән. Ләкин сорау алганнан соң кыз барысын да уйлап чыгарганын таныган.
Эш төбәк тикшерү комитеты контролендә.