+20 °С
Ясно
Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә ризык әзерләү күңелсез хәл белән тәмамланган – ана кеше 7 айлык баласын кайнап торган ашлы кәстрүлгә төшереп җибәргән. Бу хакта “112” Телеграм-каналы яза.
“112” язуынча, бу хәл Лесной городокта теркәлгән. Бала аш пешергән хатынның кулында булган. Аны дәваханәгә госпитализацияләгәннәр, табиблар сабый тәненең 90 проценты пешкән дигән диагноз куйган.
Медиклар нәни гомере өчен көрәшә.
Чыганак: lenta.ru